Сүзлекләрне ачыйк (6+)

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныфлылар өчен «Сүзлекләрне ачыйк» дигән китапханә дәресе уздырды. Китапханәче энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр һәм аларда кирәкле материалны эзләү ысуллары турында сөйләде. Алга таба балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды һәм сүзлекләр белән белешмәлекләрнең аермасын аңлатты. Дәрестә аеруча сүзекләргә зур игътибар бирелде – бу рус теленең аңлатмалы, орфографик, орфоэпик, фразеологик сүзлекләре, чит телләр, һәм шулай ук синонимнар, антонимнар, омонимнар сүзлекләре. Алар барысы да катнашучыларга тәкъдим ителде, укучылар бу басмалар буенча төрле гамәли биремнәр үтәде: сүзләрнең мәгънәләрен тапты, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын тикшерде.
Китапханә дәресе азагында балалар чара барышында алган белемнәрен тикшереп карый алды. 

 

Поделиться: